«Күп буыннар өчен маяк»: иҗади кичә (12+)

Ел саен яз башында иң мавыктыргыч һәм иҗади һөнәрләрнең берсе вәкилләре котлаулар кабул итә. 3 март – Бөтендөнья язучылар көне. Гадәттәгечә бу көнне премияләр һәм бүләкләр тапшырыла. Конференцияләрдә әдәбияттагы яңа юнәлешләр, аның көчле һәм җитешмәгән яклары турында фикер алышалар. Күп кенә бөек язучылар мөгаллимнәр булган, аларның кайберләре бербөтен педагогик система булдырган. 

Маяк для многих
IMG_20230303_135445
IMG_20230303_133819
IMG_20230303_133806
IMG_20230303_133038
IMG_20230303_132927
IMG_20230303_130806
IMG_20230303_130229

Язучылар көне һәм укытучылар, остазлар елы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеена яшь буын белән очрашуга тормышларының билгеле бер өлешен укытучылык һөнәренә багышлаган профессионал язучылар килде.
Татарстан һәм Россия язучылары берлекләре, ТР журналистлар берлеге, Россиянең Әдәби фонды һәм Халыкара Әдәби фонды әгъзасы Марс Яһудин үзенең тормышы, гаиләсенең укытучылык династиясе һәм иҗат юлы, үз әсәрләре өчен сюжетлар каян табуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында чагылдырган төрле тормыш хәлләре турында сөйләде. Аның «Где мой нос?» китабы һәм аның кызыклы атамасы турында тыңлау аеруча кызыклы булды. Бу китапта автор психологик нечкә итеп, бик җентекләп үз балаларының ничек үсүе, нинди ачышлар ясавын күрсәтә. Марс Нәфыйк улы катнашучыларга оныкларына багышланган «Камил, Алмаз һәм башкалар» дигән яңа китабын тәкъдим итте. 
Танылган шагыйрь, тәрҗемәче, күпсанлы әдәби премияләр лауреаты Мансур Сафин үзенең беренче укытучысы, хәрби училишеда, университетта белем алу еллары, колледж, техникум һәм институтта укытуы турында истәлекләре белән уртаклашты. Мансур Габдулла улы шагыйрь, татар мәктәпләрендә укыту методикасын эшләгән татар мөгаллиме һәм мәгърифәтчесе Даут Гобәйди турында сөйләде.  

Шәһәребез язучылары – мавыктыргыч итеп сөйли белә һәм бик яхшы әңгәмәдәшләр дә. Чара зур кызыксыну белән узды һәм бик күп онытылмаслык тәэсирләр калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: